Онлайн трансляция

Свернуть

Хәерле сәгатьтә: Татарстан кырларына беренче комбайннар чыкты

Хәерле сәгатьтә: Татарстан кырларына беренче комбайннар чыкты

https://tnv.ru

26 Июль 2022, 15:01

898

0

Хәерле сәгатьтә: Татарстан кырларына беренче комбайннар чыкты
Кичә Татарстан кырларына беренче комбайннар чыкты. Алар 2022 елның уңышын җыюга керешә.

Беренчеләр исемлегендә - Норлат, Арча, Буа, Яшел Үзән, Апас, Алексеевск районнары хуҗалыклары. 3 районда шепкән — май культурасын җыя башлаганнар, шулай ук көзге арыш, бодай, арпа суктыралар. Узган ел июльнең беренче 10 көнендә уракка тотынган булсалар, быел ким дигәндә ике атнага соңара. Бу яз аендагы һава шартлары белән бәйле.

Башка районнарда әлегә әзерлек бара. Комбайннар паркын махсус комиссия карап кабул итә. Зәйдә әйтик уракка август башында гына чыгарга ниятлиләр. Тулырак ТНВ репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров