Онлайн трансляция

Свернуть

Давыл Буа районы Мөкерле авылындагы корылмаларның астын-өскә китергән

Давыл Буа районы Мөкерле авылындагы корылмаларның астын-өскә китергән

https://tnv.ru

27 Июль 2022, 13:48

725

0

Давыл Буа районы Мөкерле авылындагы корылмаларның астын-өскә китергән
Кичә көчле яңгыр һәм җил Буа районына зыянын салган. Монда ул Мөкерле авылындагы кайбер корылмаларның астын-өскә китергән.

Көчле җил нәтиҗәсендә түбәләр җимерелә, коймалар һәм агачлар ава, биналарга су үтә. Шәхси хуҗалыкларга гына түгел, социаль объектларга да зыян килгә. Авыл халкы, давыл 10 минут тирәсе дәвам итте, ди, әмма ул китергән зыянны әле берничә атна төзәтәселәре була.

Мөкерле халкы шунысына сөенә: үзләре исән-сау. Малларына да зыян килмәгән. Хәзер авылда махсус комиссия эшли. Алар давыл китергән зыянның күләмен ачыклаячак. Милкен иминиятләштергән кешеләргә компенсация түләнәчәк.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров