Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Салават Күпере аша узучы 62нче автобус маршруты озайтыла

Казанда Салават Күпере аша узучы 62нче автобус маршруты озайтыла

https://tnv.ru

27 Июль 2022, 12:37

Туры юнәлештә бер тукталыш өстәләчәк, ә кире юлда – өч.

30 июльдән Салават Күпере торак районында яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту максатыннан 62нче санлы автобуслар озайтылган маршрут буенча йөриячәк.

Туры юнәлештә бер тукталыш, ә кире юлда – өч өстәләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Хәзер 62нче санлылы автобус туры юнәлештә түбәндәге схема буенча йөриячәк: Илһам Шакиров проспекты – Хибин урамы – Наил Юсупов урамы, ә кире юнәлештә – Нурихан Фәттахов урамы – Наил Юсупов урамы – Хибин урамы – Илһам Шакиров проспекты һәм аннан соң маршрут буенча.

Хәрәкәт интервалын киметү өчен 62нче маршрутта эшләүче автобуслар саны бер берәмлеккә артачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Транспорт комитетында.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар