Онлайн трансляция

Свернуть

Көзге ярминкәләрнең кайчан башланачагы билгеле булды

Көзге ярминкәләрнең кайчан башланачагы билгеле булды

https://tnv.ru

08 Август 2022, 11:54

585

0

Көзге ярминкәләрнең кайчан башланачагы билгеле булды
10 сентябрьдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киләсе сезонда сәүдә урыннары да артачак. Бүгенге көндә Юдинода Революция урамы буенча чатыр мәйданчыгы төзелә. Моннан тыш, фермерлык азык-төлек продуктлары белән мобиль сәүдә итүне үстерү планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткән.

Исегезгә төшерәбез, узган ел яз айларында ярминкәләр бик популяр булды. Кибетләрдә азык-төлеккә тоткарлыклар булганда, халык базарларга килеп үзенең запасларын тулыландырып торды.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров