Онлайн трансляция

Свернуть

Мамадышта бер ир-ат елгада коенганда батып үлгән

Мамадышта бер ир-ат елгада коенганда батып үлгән

https://tnv.ru

08 Август 2022, 10:58

436

0

Мамадышта бер ир-ат елгада коенганда батып үлгән
Кичә Мамадышта Нагорный урамы тирәсендә Нократ елгасында ир-ат баткан. Хәбәр  ашыгыч хезмәтнең 112 номерына 16:30 сәгатьтә килеп ирешкән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗига урынына 5нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән һәм яр буеннан ун метр ераклыкта 34 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Билгеле мәгълүматлар буенча, ир-ат исерек килеш җиһазланмаган урында коенырга булган.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар