Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районы кырларында урып-җыю барышы белән танышты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районы кырларында урып-җыю барышы белән танышты

https://tnv.ru

19 Август 2022, 09:41

657

0

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районы кырларында урып-җыю барышы белән танышты
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән берлектә, Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов Биектау районы кырларында урып-җыю эшләре белән танышкан, дип яза Президент матбугат хезмәте.

Бүген бөртеклеләрне урып-җыюда 57 комбайн эшли. Бөртеклеләрнең уртача уңышы 31 ц/га тәшкил итә. Хәзерге вакытта барлык мәйданның 47%ы җыеп алынган.

Биектау районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов республика конкурсында җиңүчеләргә – авыл җирлекләре җитәкчеләренә яңа трактор ачкычлары тапшырган. Биектау районында быел тракторларны Әлдермеш, Олы Битаман, Суыксу, Мәмдәл авыл җирлекләре алган. Бу муниципаль берәмлекләр «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе тарафыннан үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләр булдылар (конкурс 2013 елдан башлап ел саен үткәрелә – республиканың иң яхшы муниципаль берәмлекләре үсешнең актуаль проблемаларын хәл итү өчен грантлар ала; күп кенә җирлекләр бу акчаларны трактор сатып алуга юнәлтә).

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров