Онлайн трансляция

Свернуть

Республикада урып-җыю дәвам итә - һәр бөртеге кадерле!

Республикада урып-җыю дәвам итә - һәр бөртеге кадерле!

https://tnv.ru

22 Август 2022, 14:26

672

0

Республикада урып-җыю дәвам итә - һәр бөртеге кадерле!
Республикада урып-җыю дәвам итә. Бу атнада Президент Рөстәм Миңнеханов Биектау һәм Кукмара районнарында кыр эшләре барышы белән танышты.

Хәзергә Татарстанда 2 млн 800 мең гектар мәйданда эш башкарылган. Уңыш 40 центнерга якын чыга. Беренчеләр исемлегендә - Тәтеш, Минзәлә, Зәй, Чистай, Ютазы районнары хуҗалыклары. Узган елгы корылыктан соң, быелгы күрсәткечләр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен таң калдыра, дисәк тә артык булмас. Һәр башак кына түгел, һәр бөртек кадерле, ди игенчеләр.

Минзәләнең "Заиковский" хуҗалыгында урып җыю 3 мең 913 гектарда бара. Уртача уңыш гектарыннан 50 центнерга якын. Узган ел бу сан 5 тапкырга азрак булган. Бу хуҗалык орлыкка дип бөртеклеләр җитештерә. Импортныкын алыштру заманында - ихтыяҗ булган юнәлеш. Тулырак Илгиз Шәкүров репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров