Онлайн трансляция

Свернуть

Керәнле соус рецепты

Керәнле соус рецепты

https://tnv.ru

05 Сентябрь 2022, 15:13

477

0

Керәнле соус рецепты
"Ирек Мәйданы" газетасында эшләүче хезмәттәшләребез помидор уңышы җыеп алганнан соң аннан тәмле соус ясау рецепты белән уртаклашты.

Керәнле соус ясау өчен:

1 кг помидор, 1 кишер, 15 г керән тамыры, 2-3 тырнак сарымсак, бер бәйләм петрушка, 1,5 чәй кашыгы тоз.

Помидор, кишерне иттарткычтан чыгарырга. Керән һәм сарымсакны вак угычтан уарга. Петрушканы турарга. Барысын бергә тоз салып бутарга. Соусны суыткычта сакларга кирәк.

Фото: receptveka.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров