Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллы хокук сакчылары пистолеттан атучы егетләрне эзли - видео

Чаллы хокук сакчылары пистолеттан атучы егетләрне эзли - видео

https://tnv.ru

05 Сентябрь 2022, 14:38

417

0

Чаллы хокук сакчылары пистолеттан атучы егетләрне эзли - видео
3 сентябрьдә Яр Чаллыда төнге якта ике егет 6нчы комплекста атыш оештырган.

Әлеге вакыйга шәһәр хакимиятеннән ерак түгел, җир асты юлында була. Яшүсмерләрнең берсе пистолеттан атып пыяланы җимерә. Бу хакта мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова телеграм-каналында хәбәр иткән.

“Автомобиль юллары предприятиесе” оешмасы җитәкчелеге полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер пистолеттан атучыларны хокук сакчылары эзли. Салынган зыян күләме һәм пистолетның төре ачыклана. Юрист Илнар Сафин “Шәһри Чаллы” газетасына белдерүенчә, егетләргә 40 мең сумга кадәр штраф, 180 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, 3 айга кадәр арест яки 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.

Егетләрне камера эләктереп алган.

Фото: Шәһри Чаллы


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров