Онлайн трансляция

Свернуть

10 сентябрьдә Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

10 сентябрьдә Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

https://tnv.ru

05 Сентябрь 2022, 16:11

337

0

10 сентябрьдә Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Быел Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдән 24 декабрьгә кадәр узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Ярминкәләрдә яшелчә һәм ит продукциясе, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алып булачак. Эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров район администрацияләре башлыкларына ярминкә мәйданчыкларында тәртип һәм чисталыкны контрольдә тотарга кушкан.

Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сөйләвенчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбә көнне шәһәрнең алты районындагы 15 мәйданчыкта, Салават күпере халкы өчен «Радужный» сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров