Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда беренче көзге ярминкәләр узды - видео

Татарстанда беренче көзге ярминкәләр узды - видео

https://tnv.ru

12 Сентябрь 2022, 17:10

655

0

Татарстанда беренче көзге ярминкәләр узды - видео
10 сентябрьдән Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Ярминкәне министр Марат Җәббаров шәхсән карап чыкты. Декабрь аена кадәр авыл хуҗалыгы министрылыгы тарафыннан киңәш ителгән бәяләр күз уңында булачак.

"Бөтен продукцияне дә кеше кыйбатрак итеп сатырга тырыша. Әмма безнең ярминкәләрнең бәяләре куелган. Иртәнге уникегә кадәр арттырып сатырга ярамый. Уникедән соң бәяне күпме куйсалар, шулай куялар", - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров.

Урталыкны шулай саклыйлар. Димәк, очсызрак алыйм дисәң, төшкә кадәр өлгерергә кирәк. Беренчесе булгангамы, ярминкәдә чират юк иде. Әмма алып килгән товарны иртәнге җидегә кадәр сатып бетерүчеләр булды. Тулырак ТНВ репортажында.

Фото: agro.tatarstan.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров