Онлайн трансляция

Свернуть

13 сентябрь Татарстанда кырау төшәчәк

13 сентябрь Татарстанда кырау төшәчәк

https://tnv.ru

12 Сентябрь 2022, 16:39

484

0

13 сентябрь Татарстанда кырау төшәчәк
Иртәгә, 13 сентябрьдә, Татарстан җирлегендә аязучан-болытлы, томанлы көн булыр дип фаразлый синоптиклар. Явым-төшем көтелми.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, төнлә Республикада температура +1..+6 градуска кадәр төшәчәк. Туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава +13..+18 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә һаваның минималь температурасы +1 градус булачак. Көндез термометр баганалары +15..+17 градус билгесенә кадәр күтәреләчәк.

фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров