Онлайн трансляция

Свернуть

24 сентябрь Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

24 сентябрь Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2022, 11:47

875

0

24 сентябрь Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
10 сентябрьдән Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Иртәгә, 24 сентябрьдә чираттагы ярминкәләр узачак.

Беренче ярминкәне министр Марат Җәббаров шәхсән карап чыккан иде. Биредә авыл хуҗалыгы министрылыгы тарафыннан киңәш ителгән бәяләр куелачак.

"Бөтен продукцияне дә кеше кыйбатрак итеп сатырга тырыша. Әмма безнең ярминкәләрнең бәяләре куелган. Иртәнге уникегә кадәр арттырып сатырга ярамый. Уникедән соң бәяне күпме куйсалар, шулай куялар", - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров.

Быел Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдән 24 декабрьгә кадәр узачак.

Фото: agro.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров