Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән танышкан

Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән танышкан

https://tnv.ru

03 Октябрь 2022, 11:23

290

0

Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән танышкан
1 октябрь Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән танышты, дип яза Президент матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов монда тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе, шул исәптән сезонлы яшелчәләр ассортименты белән танышкан. Казанлыларга Балтач, Нурлат һәм Саба муниципаль районнарыннан фермерлар һәм җитештерүчеләр үз продукциясен алып килгәннәр, шулай ук республика инвесторлары һәм фермерларыннан азык-төлек продуктлары, яшелчәләр, ит һәм казылык әйберләре сатыла.

Татарстан Президенты итләр рәтләрен, Саба муниципаль районы эшкуарлары ярминкәгә китергән яшелчә продукциясен карады, шулай ук сатып алучылар белән аралашты, ит бәяләре белән кызыксынган.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ генераль директоры Олег Власов та булган.

Татарстанда ярминкәләр 10 сентябрьдән алып 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров