https://tnv.ru
03 Октябрь 2022, 10:59
264
0
Татарстан башкаласында мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен мәктәптә бушлай туклану булдырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алеев сөйләде.Өстәмә чаралар турында штабның киләсе утырышында 5 октябрьдә билгеле булачак.
Ул 21 сентябрьдә Россиядә илнең иминлеген һәм милли мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән өлешчә мобилизация игълан ителүен искәртте. Шуңа бәйле рәвештә Казан мэры мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча шәһәр штабын оештыру турында карар кабул итте.
«Беренче дулкын кысаларында Казаннан 800 дән артык солдат һәм офицер чакырылган иде. Хезмәткә барганда, алар үзләренең гаиләләрен яклыйлар һәм карыйлар икәнен белергә тиеш. Мэр әлеге штабны шәхсән үзе җитәкли. Чираттагы утырышы 5 октябрьгә билгеләнгән», - дип Алеев сүзләрен "Татар-информ" җиткерә.

Бүлешергә
Комментарии 0