Онлайн трансляция

Свернуть

29 октябрьдә Татарстанда традицион ярминкәләр узачак

29 октябрьдә Татарстанда традицион ярминкәләр узачак

https://tnv.ru

28 Октябрь 2022, 11:38

125

0

29 октябрьдә Татарстанда традицион ярминкәләр узачак
10 сентябрьдән Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Иртәгә, 29 октябрьдә, чираттагы ярминкәләр узачак.

"Бөтен продукцияне дә кеше кыйбатрак итеп сатырга омтыла. Әмма безнең ярминкәләрнең бәяләре куелган. Иртәнге уникегә кадәр арттырып сатырга ярамый. Уникедән соң бәяне күпме куйсалар, шулай куялар", - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров.

1 октябрь Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән танышты.

Татарстанда ярминкәләр 10 сентябрьдән алып 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: agro.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров