Онлайн трансляция

Свернуть

Икенче көн рәттән Татарстанда 142 кеше коронавирус йоктырган

Икенче көн рәттән Татарстанда 142 кеше коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

28 Октябрь 2022, 11:13

68

0

Икенче көн рәттән Татарстанда 142 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда 142 кеше коронавирус йоктырган. 27 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 198 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2005 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров