Онлайн трансляция

Свернуть

3 декабрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

3 декабрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

https://tnv.ru

02 Декабрь 2022, 11:28

63

0

3 декабрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
10 сентябрьдән Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Иртәгә, 3 декабрьдә, чираттагы ярминкәләр узачак.

"Бөтен продукцияне дә кеше кыйбатрак итеп сатырга омтыла. Әмма безнең ярминкәләрнең бәяләре куелган. Иртәнге уникегә кадәр арттырып сатырга ярамый. Уникедән соң бәяне күпме куйсалар, шулай куялар", - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров.

1 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән танышты.

Татарстанда ярминкәләр 10 сентябрьдән алып 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: agro.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров