https://tnv.ru
05 Июнь 2023, 12:45
129
0
Без быел алдагы еллардан күпкә аермалы буларак, климатның үзгәрүен күрәбез. Ул безнең күз алдында бара. Хәзер табигаткә чыксаң, үзеңне июльдәге кебек хис итәсең!
Моны синоптик-галимнәр дә, авыл хуҗалыгы белгечләре дә раслый. Беренчедән, быел майда ике тапкыр яңа температура рекорды теркәлгән. Бу яз гомумән иң җылысы булып тарихка кереп калачак. Агрономнар үсемлекләрдә вегетация чоры 20 көннән алып 1 айга кадәр иртәрәк бара ди. Тагын бер рекорд, әмма инде минус тамгасы белән. Республика буенча майда уртача 20 мм явым-төшем булган. Бу норманың яртысы гына. Хәл Татарстанның Көнчыгыш районнарында катлаулы.

Бүлешергә
Комментарии 0