https://tnv.ru
05 Июнь 2023, 12:03
223
0
Бу атнада Казанда «Миллениум» күперенең бер өлеше тулысынча ябылачак. Анда тиздән капиталь төзекләндерү эшләре башланачак. Күпернең Әмирхан урамыннан Вишневский урамына кадәрге юл участогында вакытлыча хәрәкәт итеп булмаячак. Бу хакта «Реальное время» интернет-газетасы Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжевка сылтама белән хәбәр итә.
«Бу атнада күпернең бер өлешен тулысынча ябачакбыз. Төзекләндерү эшләре башланганчы, башта күперне тулысынча карап, тикшереп чыгачакбыз. Шуннан соң гына ремонт эшләренең күләме, вакыт буенча озынлыгы билгеләнәчәк», - дигән җитәкче.
Әлеге чикләүләр гамәлдә булган вакытта, күпернең Вишневский урамыннан Сибгат Хәким урамына таба юнәлешендә ике яклы хәрәкәт ачылачак. Шулай ук кире юнәлештә дә.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0