https://tnv.ru
11 Сентябрь 2023, 16:53
63
0
Узган атнада Республика җитәкчелеге җәй көне корылык сәбәпле кертелгән Гадәттән тыш хәл реҗимын туктатты. Татарстанда урып-җыю тәмамланды диярлек. Кырда хәзер соң өлгерә торган техник културалар белән яшелчәләр калып бара. Уракның төгәлләнүен күрсәтүче вакыйга — бүгеннән шәһәрләрдә көзге ярминкәләр башланып китте.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы урып-җыю кампаниясенә беренче нәтиҗә ясады. Республика үзен азык-төлек белән тәэмин итәрлек икмәк үстерә алган.
Чагыштырып карасак, белгечләр быелгы җәйне 2010нчы елныкына охшата. Ул чакта Республика нибары миллион ярым тонна ашлык үстергән иде. Быел 3 ярымнан артып китте. Бу соңгы 12 елда яңа технологияләрне үзләштерә башлау нәтиҗәсе, диләр.

Бүлешергә
Комментарии 0