Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда салкыннар сәбәпле кайбер басуларны яңадан чәчәргә туры килергә мөмкин

Татарстанда салкыннар сәбәпле кайбер басуларны яңадан чәчәргә туры килергә мөмкин

https://tnv.ru

07 Май 2024, 13:54

546

0

Татарстанда салкыннар сәбәпле кайбер басуларны яңадан чәчәргә туры килергә мөмкин
Татарстанда салкыннар сәбәпле кайбер басуларны яңадан чәчәргә туры килергә мөмкин. Бу - иртәрәк чәчеп, инде тишелеп чыккан язгы культураларга кагыла.

Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров белдерде. Кайбер хуҗалыкларда температура минус 14 градуска кадәр төшкән була, игеннәрнең туңган урыннары бар. Бу, нигездә, Төньяк-көнчыгышта урнашкан районнарга кагыла.

Язгы кыр эшләренең барышы, һава торышының нинди үзгәреш кертүе һәм бәяләр хакында - Рания Абдрахманова.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров