Онлайн трансляция

Свернуть

Авылны нәрсә борчый?

Авылны нәрсә борчый?

https://tnv.ru

10 Февраль 2025, 14:20

61

0

Авылны нәрсә борчый?
Кадрлар кытлыгы мәсәләсен хәл итү, белгечләрне авылларда төпләндереп калдыру өчен узган атнада Татарстанда фермер авыллары төзергә тәкъдим иттеләр.

Идея фермерларның үзләреннән — съездда яңгырады. Әлегә бу тәкъдим генә, аның тормышка ашу-ашмавы билгеле түгел, әмма аның нигезендә - авылны саклау, шәһәрләр тирәсендә - каланы тәэмин итәрдәй салалар булдыру фикере тора.

Бүген безнең Республикада 401 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 2 мең 600 фермер хуҗалыгы бар. Алар узган ел 142 миллиард сум подукция җитештергән. Бу исә, Татарстанда җитештерелә торган барлык товарларның 42% дигән сүз. Димәк, алар азык-төлек белән тәэмин итүдә зур роль уйный. Бу атнада узган съездда фермерлар үзләре өчен мөһим мәсәләне күтәрде. Кече хуҗалыкларның дәүләт ярдәмен ала алмавы. Алар, агрохолдинглар аның зур өлешен «йотып» бара дип саный һәм бу механизмны фноинодпр мәнфәгатендә камилләштеррегә тәкдим итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар