Онлайн трансляция

Свернуть

Бер ел эчендә Татарстан шәхси хуҗалыкларында сыерлар саны 9 меңгә кимегән

Бер ел эчендә Татарстан шәхси хуҗалыкларында сыерлар саны 9 меңгә кимегән

https://tnv.ru

11 Март 2025, 10:26

18

0

Бер ел эчендә Татарстан шәхси хуҗалыкларында сыерлар саны 9 меңгә кимегән

Бер ел эчендә Татарстан шәхси хуҗалыкларында сыерлар саны 9 меңгә кимегән. Иң зур югалтулар - Балтач, Аксубай, Чүпрәле, Тәтеш, Нурлат районнарында. 

Нәтиҗәдә, авылның киләчәгенә куркыныч яный. Чөнки терлек асрау - халык өчен өстәмә керем чыганагы. Моны күздә тотып, быелдан шәхси хуҗалыкларга бирелә торган кайбер ярдәм чараларының күләме арттырылды. Мәсәлән, савым сыерын карап тотуга элек 4 мең 300 бирелгән булса, хәзер 6 мең 300 булачак. 

Кечкенә фермалар төзүгә субсидия 1 миллионга кадәр, сыер сатып алуга - 90 меңгә җитәргә мөмкин. Әмма таякның ике башы булган кебек, бу мәсьәләнең дә борчулы ягы бар. Хәзер субсидия алыр өчен, терлек азыгына киткән барлык чыгымнарны раслаучы документ соратырга мөмкиннәр. Бу - таләпләр якын арада Министрлар Кабинетында расланырга тиеш.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар