Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда тукталышта 11 кешене имгәткән куркыныч юл-транспорт һәлакәтенә ачыклык керде

Казанда тукталышта 11 кешене имгәткән куркыныч юл-транспорт һәлакәтенә ачыклык керде

https://tnv.ru

11 Март 2025, 09:56

327

0

Казанда тукталышта 11 кешене имгәткән куркыныч юл-транспорт һәлакәтенә ачыклык керде
Казанда 11 кешене имгәткән куркыныч юл-транспорт һәлакәтенә ачыклык керде. Авария көндез шәһәр үзәгендәге Вишневский урамында килеп чыга.

Такси машинасы җәмәгать транспорты тукталышына килеп керә һәм автобуска утырырга торучы пассажирларны бәрдерә. Аларны төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән шунда ук хастаханәгә алып китәләр. Араларында 1 бала да бар. Хәлләре уртача авырлыкта.

Хәзер әлеге хәл ничек килеп чыккан - шул ачыклана. “Юл йөрү кагыйдәләрен бозу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Теманы хәбәрчеләребез дәвам итәр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар