Онлайн трансляция

Свернуть

Авылларда сыерлар бетә: Татарстанда җитди проблема күтәрелде | Адымнар

Авылларда сыерлар бетә: Татарстанда җитди проблема күтәрелде | Адымнар

https://tnv.ru

25 Май 2026, 13:45

77

0

Авылларда сыерлар бетә: Татарстанда җитди проблема күтәрелде | Адымнар
Авыл хуҗалыгында шомлы тенденция, борчулы күренеш. Авылларда халык сыерларын бетерә. Узган ел нәтиҗәсе дә, бу ел башыннан теркәлгән саннар да тискәре. Болай дәвам итсә, без кире кайтарып булмый торган чикне узарга мөмкинбез.

2025нче ел — шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек 16 мең 837 башка кимегән. Шуларның 7 меңнән артыгы — савым сыеры. Терлек саны элек-электән күп булган районнарда югалту бик җитди.

Бу атнада Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәләре башланды. Алар 4 районда узачак. Әлегә икесендә булган очрашулар дәүләт ярдәменең көтелгән нәтиҗә бирмәвен күрсәтә. Быел Республика ЛПХларга ярдәмнең суммасын 1 милиард 800 миллионга җиткерде. Тик миллиардлар сөтне сатып алу бәясе төшүгә һәм гомумән авылларның картаюына каршы тора алырмы? «Авылны саклап калу өчен көчле программа кирәк, бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә карар вакыт җитте», дигән фикер яңгырады.

Республикада сөтне иң күп җитештерүче Балтач районы быел — сыерны иң күп киметүче районнар исемлегенә эләккән. Мәсьәләнең асылын авыл кешесе Инзилә Хөсәеновага сөйләде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар