https://tnv.ru
13 Октябрь 2026, 11:00

Без соңгы берничә айда Россиядә аюлар белән бәйле хәлне күзәтәбез. 1нче августтан - аларның кешегә ташлану очраклары 13 төбәктә теркәлгән. РБК язуынча, 90нчы елларда илдә 130 мең аю исәпләнсә, хәзер 307 меңнән артык. Узган ел ерткычлар - җиде кешене таласа, быел өч тапкырга күбрәк.
Белгечләр моны аюларның артык үрчүе, азык җитмәве, кешеләрдән курыкмавы, аучыларның азаюы белән бәйли.
Аюларның үрчүе дигәндә, Татарстандагы хәл Россиянекенә охшаш. Бездә дә көрән ерткычларның саны елдан-ал арта - рәсми мәгълүмат буенча алар 90га җиткән. Республикада аю белән бәйле фаҗигалар турында безгә мәгълүм түгел, әмма куркыныч очрашулар булгалый. Аларның баш санын нормада тоту өчен, Татарстанда 30 елга беренче тапкыр, 7 аюны атарга квота - рөхсәт бирелде. Октябрь башында беренче аюны Мамадышта атканнар. Теманы Алия Хәйретдинова дәвам итә.

Бүлешергә
Комментарии 0