Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 700 мең тоннага якын ашлык җыелмый калган

Татарстанда 700 мең тоннага якын ашлык җыелмый калган

https://tnv.ru

20 Октябрь 2026, 17:25

Татарстанда 700 мең тоннага якын ашлык җыелмый калган
Озакка сузылган яңгырлар аркасында Татарстанда 700 мең тоннага якын ашлыкны җыеп бетерә алмаганнар. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Урып-җыю чорында республикада 165 миллиметр явым-төшем яуган, бу күпьеллык уртача күрсәткечтән 1,5 тапкырга күбрәк. Артык дымлылык эшләрнең тоткарлануына китергән.

Бүгенгә Татарстанда 3,83 миллион тонна ашлык җыелган. Уңыш гектарыннан уртача 34,5 центнер тәшкил итә. Республикада 39 элеватор эшли, аларда 1,5 миллион тонна ашлык саклана.

1 октябрьдән туфракның артык дымлануы һәм кырау аркасында Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар