https://tnv.ru
21 Октябрь 2026, 10:49

Татарстан игенчеләре быел 3 млн 800 мең тонна ашлык җыеп ала. Әле кырда кукуруз, көнбагыш, соя, шикәр чөгендере кала. Яшелчәләрне җыеп бетергәннәр, бәрәңге казыйсы бар.
Ике атнадан эшләр тәмамланыр, дип фаразлый авыл хуҗалыгы министры. Бүген хөкүмәт йортында Марат Җәббаров быелгы урып җыю барышына нәтиҗәләр ясады. Ел игенчеләр өчен җиңел булмады. Һава торышы сыный. 4 млн ярым тонна уңыш җыярга өмет бар иде, 700 мең тоннага кимрәк ашлык суктырыла.
Аңа өстәп барлык төр культураларны диярлек сату бәяләре түбән. Мондый шартларда министр киләсе елга нинди фаразларын җиткерә?

Бүлешергә
Комментарии 0