https://tnv.ru
16 Ноябрь 2026, 12:05

Очрашуда Рәис күтәргән мәсьәләләрнең берсе — ашлыкны сату бәясенең түбән булуы һәм аны экспортка җибәрү кыенлыклары. Авыл хуҗалыгы — тормыш рәвеше саналган Татарстан өчен — бу икътисадый проблема. Чөнки игенчелек белән генә шөгыльләнүче хуҗалыклар хәзер катлаулы хәлдә калды. Җитештергән ашлыкның үзкыйммәте аны сату бәясенә якынлашкан. Нәрсә хисабына акча эшләргә? Хезмәт хакын ничек түләргә? Киләсе ел уңышына ничек нигез салырга?
Төп проблема — авыл хуҗалыгы продукциясен моңарчы саткан юнәлешләрдә кертелгән чикләүләргә һәм яңа маршрут төзегәч транспорт чыгымының артуына бәйле. Шуңа да карамастан, Татарстан экспортка ашлык сатуын дәвам тә. Октябрь ахырына — 4 тапкырга күбрәк йөк озатылган. Быел дәүләттән республиканың 12 предприятиесенә транспорт чыгымын каплау өчен 206 миллион сум субсидия бүленгән. Монда сүз зур экспортерлар турында бара.
Шул ук вакытта — зурлары белән кече хуҗалыкларда хәл аерыла. Хәтта интервенция фондына — дәүләткә сату да «суга батканда саламга ябышуны» хәтерләтә, ди фермерлар. Ул хуҗалыкның икътисадый хәлен үстерү түгел, ә су өстендә тотып тору кебек кенә. Инзилә Хөсәенова ашлык базарындагы вәзгыятькә җитештерүчеләр күзлегеннән карады.

Бүлешергә
Комментарии 0