Онлайн трансляция

Свернуть

Быел Казанда Җиңү парады ничек узачак?

Быел Казанда Җиңү парады ничек узачак?

https://tnv.ru

19 Июнь 2020, 12:45

270

0

Бөтенләй башка урында һәм бөтен җиргә дезинфекция уздырганнан соң гына! 24нче июньдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырылган тантаналы чара Казанда шундый булачак. Башкаланың Ирек мәйданы буйлап Казан гарнизоны гаскарләре һәм хәрби техника узар дип көтелә.

Быел Казанда Җиңү парады ничек узачак?
Узган ел Парадта 2 мең кеше катнашса, быел ике тапкыр кимрәк. Әмма ветераннар быел да булачак. Ә менә башка тамашачыларга тантананы кайдан карарга?

Бер ел элек төшерелгән кадрлар. 9нчы май, Җиңү парады. Меңеллык мәйданында алма төшәрлек тә урын юк. Кремль чирәмендә меңләгән кеше. Алгы сафта - Бөек Ватан сугышы ветераннары. Мәйдан уртасында - хәрбиләр. Алар монда 2 меңнән артык катнашучы.

Җиңү парадын карар өчен иң уңайлы урын менә шушы - Казан кирмәне буендагы чирәм иде. Быел исә Меңеллык мәйданында бернәрсә дә булмаячак.

Быел исә - пандемия. 24нче июндә тантаналы йөреш кенә узачак. Ул Ирек мәйданында була. Анда нибары 1000 кеше һәм 40 данә техника катнашыр дип көтелә. Әмма узган елгы танылган т 34 танкы, артиллерия кораллары, Катюша, газ 21 машиналары булачак.

Быел да Казан гарнизоны гаскәрләре Карл Маркс урамы буйлап атлаячак. Кешеләр азрак булачак. Бу вакытта мәйданда эшләр башланган , сәхнә төзәләр)

Соңгы тапкыр Җиңү парады монда 2016нчы елда узган иде. Моннан тыш былтыр шәһәрнең үзәк урамнарын - Үлемсез полк акциясен уздыру өчен япканнар иде. Быел тантаналы йөреш өчен ябыла. Хәрәкәт чикләнүе Карл Маркс, Зур кызыл һәм аларга илтә торган урамнарга кагыла.

Азат АБЗАЛОВ, Казан шәһәре Башкарма Комитетының мәдәният идарәсе башлыгы:
- Юл хәрәкәтен озакка чикләү, иң беренче чиратта, мәйданны дезинфекцияләү белән бәйле. Бу ничек булачак? Махсус машиналар - махсус дезинфекция сыеклыгы белән тулысынча колонналар йөргән урамнарны, өслекләрне эшкәртәчәк.

Былтыргы парадка районнарда яшәүче Бөек Ватан сугышы, хезмәт һәм тыл ветераннары - йөзләгән кеше чакырулы булса, быел, роспотребнадзор киңәшләре буенча, катнашучылар саны чикле.

Ләйлә ФАЗЛЫЕВА, Татарстан Премьер-министры урынбасары:
- Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре - сәламәтлекләренә карап - 20 кеше чакырылачак. Бу - замана таләпләре. Алар бер-берсеннән 1 метр ярым ара калдырып утырачак. Моннан тыш, ян-яктан коймалар куелыр дип көтелә. Һәм әлбәттә, битлек, перчатка, антисептик.

Ветеран, волонтер һәм оештыручылар да маска перчаткадан булачак. Моннан тыш өстәмә антисептик һәм катнашучыларга дымлы салфеткалар таратылыр дип көтелә. Марш атлаучылар репетициядә - битлектән, ә йөреш көнне - битлексез булачак.

Азат АБЗАЛОВ, Казан шәһәре Башкарма Комитетының мәдәният идарәсе башлыгы:
- Медицина битлекләре - барысы өчен да җитәрлек итеп сатыл алынды. Перчаткалар - менә шушындый булачак. Бу куллары тирлмәсен, озаграк киеп йөри алсыннар өчен, бәйрәм чаралары ике сәгать тирәсе барачак.

Тантана - "Җиңү көне " җыры һәм бәйрәм концерты белән тәмамланыр дип көтелә. Чара бетүгә - көндезге сәгать 12дә - Татарстан - "Җиңү чаңы" Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Бөтен ил буйлап шәхси автомобиль, җәмәгать транспорты, поезд һәм кораблар бер минут дәвамында сигнал биреп торачак. Быел салют булмый. Ә бәйрәм мизгелләрен туры трансляциясен елдагыча безнең каналда һәм интернет битләрдә карап була.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров