Онлайн трансляция

Свернуть

Коронавирус кичергән авырулар кабат табиб ярдәменә мохтаҗ

Коронавирус кичергән авырулар кабат табиб ярдәменә мохтаҗ

https://tnv.ru

18 Август 2020, 13:37

267

0

Терелделәр, инде тернәкләнергә вакыт! Коронавирус кичергән авырулар кабат табиб ярдәменә мохтаҗ. Бүген андыйларга Татарстан сырхауханәләрендә ярдәм күрсәтергә әзерләр.

Коронавирус кичергән авырулар кабат табиб ярдәменә мохтаҗ
Бүген андыйларга Татарстан сырхауханәләрендә ярдәм күрсәтергә әзерләр. Әйтик, Казанда аларны 18 нче хастахәнә карамагындагы, шулай ук 21 нче һәм 7 нче сырхауханәләр, сугыш ветераннары өчен госпитальдә кабул итәләр. Чаллыда да эшләр башланып килә. Чиратта Түбән Кама һәм Әлмәт. Ковидны җиңгәннәргә тернәкләндерү кирәклегенә Сәламәтлек саклау министрлыгы утырышында Преьер-министр Алексей Песошин да басым ясады. Кайда ничек дәвалыйлар? Рәмзилә Гафиятуллина шул хакта.

Коронавирусны җиңгәннәр арасында Илсөя Габдрахманова да бар. Дөрес, авыруны кайда һәм кемнән эләктергәнен әйтә алмады. Кибеткә генә чыккан идем, ди. Бөтен саклану чараларын күреп. Илсөя ханымны югары температура белән
Казанның 7 нче хастаханәсенә салалар. Табиблар аның гомере өчен ике атна көрәшә. Тернәкләнеп җитәр өчен, хәзер махсус күнегүләр эшләргә кирәк. Сырхауханәдә махсус программа булуын белеп, бирегә мөрәҗәгать иткән. Хәзер сәламәтлегенә зарланмый.

Илсөя ГАБДРАХМАНОВА:
- Мине сәламәтләндерүгә үзләреннән өлеш керткән бөтен татбиларга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Ходай аларны саулыктан аермасын!

Монысы Яр Чаллыдагы 7 нче хастаханә. Ковид кичергән авырулар монда да табиб ишеген еш шакый.

Валентина БИЛАН:
- «Тернәкләндерүгә кадәр тын алулары бик авыр иде. Шушы күнегүләрдән соң хәлем уңайрак кебек. Көннән көн сулышым җиңеләя.

Яңа баштан йөрергә, суларга, һәм велосипедта җилдерергә өйрәнүчеләр Түбән Камада да күп. Тернәкләндерүне больничныйны ябып, 10 көн үткәч тә башларга ярый, диләр.

Диана ТИМЕРКӘЕВА, Казан шәһәренең 21нче сырхауханәсендә баш табиб урынбасары:
-Тернәкләндерү барышында без беренче чиратта сулыш алу системасын көндәлек тормышка җайлаштырырга мөмкинлек бирәбез. Дөрес сулыш алу йөкләнешне тигез итеп бүләргә ярдәм итә. Без дә физиотерапия өчен җиһазлар, тренажерлар да бар.

Кемнеңдер күкрәк читлегенә массаж ясарга кирәк булса, икенчеләр атнасына берничә мәртәбә дәвалаучы физик күнегүләр эшләргә йөри. Кемгә нинди ярдәм кирәген табиб хәл итә.

Лилия МУСИНА - Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә табиб-терапевт:
- Кеше өйдә утырып тоже арыды хәзер, шуңа күрә алар табибтан киңәш алырга, сөйләшергә килә.

Советлар Союзының иң серле татары исемен йөртүче Илдус Мостюков исә тернәкләндерү курсын өендә уза. 91 яшьтә бууына карамастан, хезмәт батыры ковидны да җиңгән.

Коронавирус кичергәннәрне тернәкләндерү - киләче яртыеллыкка бурычлар исемлегендә дә бар.

Тернәкләндерү программасы атна 10 көн дәвам итә. Авырулар тренажерларда шөгыльләнә, массаж, физиотерапия ала. Һәм бу эшкә кушылган дәвалау учреждениеләре исемлеге тулылана тора.

Владимир ЖАВОРОНКОВ - Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары:
- Тернәкләндерүче күнегүләр авыруга тизрәк гадәти тормышка кайтырга, тулы канлы тормыш алып барырга ярдәм итә.

Әле программаны узгач та, авырга табиб кушканнарны 3 ай дәвамында өйдә эшләргә туры киләчәк.
Рәмзилә Гафиятуллина, Юлия Гоголева, Александр Лобанов, Яңа гасыр каналы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров