Онлайн трансляция

Свернуть

"Адымнар Алабуга" комплексы - Минтимер Шәймиев моннан 2 ел элек тәкъдим иткән белем бирү проекты

"Адымнар Алабуга" комплексы - Минтимер Шәймиев моннан 2 ел элек тәкъдим иткән белем бирү проекты

https://tnv.ru

17 Август 2020, 15:32

276

0

Бу атнаның тагын бер мөһим вакыйгасы - ул, һичшиксез, безнең яңа тарихка керәчәк. Күптелдә белем бирәчәк, "Адымнар" дип атап йөртелә торган мәктәпләрнең беренчесе ачылу. Халык телендә аларны шәймиев мәктәбе дип атыйлар инде. Чөнки Минтимер Шәймиевнең тәкдиме, алдан кузаллавы, кирәклеген, ихтыяҗ булуын куреп булдырылган проект ул.  

"Адымнар Алабуга" комплексы -  Минтимер Шәймиев моннан 2 ел элек тәкъдим иткән белем бирү проекты
Мәктәпне Алабугада укытучыларның август конференөиясендә ачтылар. Аның асылына күчкәнче, буген мәгариф алдына куелган төп бурычларны атап утик.

Беренчесе - белем бирүне тагын да сыйфатлы итү. Олимпиадада җиңүчеләр саны буенча Татарстан Россия күләмендә беренче өчлеккә керә. Бердәм Дәүләт имтиханыннан уртача баллар да ил күрсәткечләреннән югары. Әмма, районнар арасында сыйфат дәрәҗәсе тигез түгел. Минималь баллар җыя алмаучылар арта. Икенче бурыч - һәр бала өчен тигез мөмкинлек булдыру. Авылмы ул, шәһәрме. Өченчесе- Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген һәр дәреснең сыйфатын, укытучыларның, директорның, мәгариф бүлеге башлыгының туган телне укытуны оештырудагы профессионализмын бәяләү вакыты җитте. 1 сентябрьдән ишекләрен ачачак күптелдә белем бирүче мәктәпләр моңа ничек ярдәм итәчәк? Гулназ Сәйфетдинова.

Бер ел элек ялан кырда башланган төзелеш урынында хәзер 3 катлы, 24 мең квадрат метрлы бина калкып чыкты. Яңа, күп телдә белем бирүче мәктәп 1224 балага исәпләнгән. 1нчеләр генә дә 7 сыйныф тупланган инде.

Илсур ҺАДИУЛЛИН, Татарстан мәгариф һәм фән министры:
- Бу комплексларда әгәр дә 1 нче сыйныфта 10 класс икән - телне яхшы белмәгәннәр өчен дә, катнаш гаиләдән булучылар өчен - баскычлар күптөрле.

Туган телне начар белгән балалар да, чатнатып сөйләшүчеләр дә - һәркайсының мөмкинлегеннән чыгып, төрле укыту ысуллары кулланылачак. Әти -әниләр, балалар бакчалары, югары уку йорты бн дә бәйләнеш тыгыз булыр, диләр.

Алисә ФӘСХИЕВА, татар теле укытучысы:
- Безнең комплекста телләрне кызык һәм мавыктыргыч итеп өйрәтү өчен барлык шартлар тудырылган. Бу матур барлык яңа технологияләрне куллану мөмкинлеге булган мәктәптә эшләвебез белән горурланабыз.

Көннең беренче яртысы укуга, икенчесе төрле түгәрәкләргә - спорт, мәдәни, техник, инновация иҗади юнәлеш буенча - көн дәвамында мәктәптә тормыш кайнаячак.

Сергей ЕЖОВ, «Адымнар - Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы директоры:
- Мәгарифтәге заманча бурычларны үтәү өчен - заманча бина кирәк. Шундый комплекс барлыкка килүенә без бик шат. 2 бассейн, ике спорт залы, Урамда шөгыльләнү өчен зур территория, баскетбол, футбол кыры. Иң заманча техника урнаштырылды.

Илсур ҺАДИУЛЛИН, Татарстан мәгариф һәм фән министры
- Монда иң мөһиме кадрлар бн тәэмин итү. Конкурс нигезендә укытучылар укучылар кабул ителде. Алабуга укытучылары. Яшьләр дә килде. Укытучылар бн тәэмин итүдә КФУ зур роль уйнады. Анда укытучылар әзерләнде. Бу эш дәвам итә.

"Адымнар Алабуга" комплексы - Минтимер Шәймиев моннан 2 ел элек тәкъдим иткән белем бирү проекты. Ул Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән тормышка ашырылды. Һәм Татарстан балаларын 3 телдә камил укытуны максат итеп куя.

Минтимер ШӘЙМИЕВ, Татарстан Дәүләт киңәшчесе:
- Тел ананың теләге тел ананың баласына иң кадерле бүләге. Моннан да эчтәлеклеләрәк итеп әйтеп булымый. Без бергә булганда барысын да булдырабыз. Өстәлдә икмәк булганда, калган бөтен мәсьәләне хәл итеп була.

Туган телләрне укыту - республикада өстенлекле бурыч булып тора. 2017нче елда килеп чыккан хәлдән соң, эш башка яссылыкта дәвам итә.

Рафис БОРҺАНОВ, Татарстан мәгариф һәм фән министры
- РФ мәгариф министрлыгы тарафыннан яңа кабул ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеген рәсмиләштерү тәртибендә туган телләргә тәрҗемә ителгән дәреслекләр статусы беркетелде. Федераль исемлеккә кертү өчен республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирелде.

Мәгариф тармагы өчен күп телдә белем бирүче комплекслар булдыру - өстенлекле юнәлеш. Алар 6 ау булачак. Тагын икесе Казанда, шулай ук Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада. Башкалада 165 нче мәктәп базасында. Анда инде тәҗрибә бар, нәтиҗә дә күрсәтәләр инде. Ул төп методик ресурс үзәге булачак. Укыту концепциясе дә шунда эшләнә. Башлангыч, билингваль, полингваль мәктәп, читтән килүчеләр өчен интернаты, шәһәр читендә өстәмә белем бирү үзәген берләштерә. Шундый ук үзәк киләсе елда Яр Чаллыда булдырылачак. Калган комплекслар да шәһәр яны белем бирү кампуслары белән тәэмин ителәчәк.

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ Татарстан Республикасы Президенты
- Родной язык - это основа мира и согласия многонационального Татарстана. Я неоднократно подчеркивал, что мы будем делать все для его сохранения. Это нравственный долг перед будущими поколениями». ++++ Эти комплексы призваны не только .... прогрессив методик площадка.булачак.

Туган телдә белем алу, төгәл фәннәрне татарча үзләштерү - белем сыйфатына тискәре йогынты ясамый. Моны безнең чыгарылыш сыйныф укучылары ел да раслый. Татар мәктәпләрендә укып, ел саен БДИдан 100 балл җыеп, белем сыйфатының югары булуын дәлиллләр.

Шартлар тудырыла. Оста файдалана белү кирәк. Соңгы 5 елда чит тел буенча имтиханнан 100 бал җыючы юк. Күп телдә белем бирүче комлекслар монда да ярдәмгә килергә мөмкин. Берничә телдә иркен сөйләшеп, фәннәрне төрле телдә камил үзләштереп - үз тамырларын онытмаучы, шул ук вакытта дөнья мәйданында көндәшлеккә әзер яшь буын үстерү. Яңа белем учакларына куелган бурыч гомумән мәгариф тармагы максатлары белән аваздаш.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров