Онлайн трансляция

Свернуть

Бер атна эчендә Россиядә коронавирус белән авыручылар саны кискен артты

Бер атна эчендә Россиядә коронавирус белән авыручылар саны кискен артты

https://tnv.ru

05 Октябрь 2020, 16:10

262

0

Җәй ахырында ил буенча КОВИД-19ны көненә 5 мең кеше йоктырса, хәзер 10 меңгә якынлашты. Бер ай эчендә авыручылар ике тапкырга арткан дигән сүз. Бүген РОССТАТ коронавирустан үлүчеләрнең саны буенча шаккатмалы статистика китерде. Пандемия чорында Россиядә үлүчеләр саны 45 меңгә җиткән.

Бер атна эчендә Россиядә коронавирус белән авыручылар саны кискен артты
Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ:
- РКБда яшел кешеләр каршы ала. Алар үзләрен саклый һәм шул рәвешле дәвалый. Чөнки монда мөрәҗәгать иткән теләсә кемдә ковид булуы бар.)

Гөлнәфис МИСБАХОВА, Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлеге баш шәфкать туташы:
- Иң беренче эш итеп монда кабул итәбез... көненә 300 кеше мөрәҗәгать итә.

Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлеге тәүлек буе эшли. Кемдер үз аягы белән килә, кемнедер арбага яткырып китерәләр. Монда теләсә нинди чир белән бөтен республикадан мөрәҗәгать итәләр. Араларында коронавируслы пациентлар булуы да бик ихтимал. Чөнки бу авыру еш кына үзен сиздермичә, симптомсыз да уза ала. Әнә шундый авыручылар бер-берсенә вирус йоктырмасын өчен махсус буфер зонасы бар.

Ул үзенә күрә бер изолятор кебек. Монда һәркем өчен - бер палата. Шундый 60 бүлмә бар. Монда эләккән һәр пациенттан башта ковидка тест алалар. Аның нәтиҗәсе нинди булуга карамастан, төп диагнозны да ачыклыйлар.

Гөлнәфис МИСБАХОВА, Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлеге баш шәфкать туташы:
- 6 сәгать эчендә анализ билгеле була. Аннары профильләргә озатыла.

Яз һәм җәй айларында Татарстанда коронавирус таралуы көчәйгән вакытта РКБда ковидгоспиталь эшләде. Аны августта япкан иделәр. Бу атнадан РКБда кабат ковид бүлекләре эшли башлады.

Марсель МИҢНУЛЛИН, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары:
- Бу беренче чиратта, йогышлы чирләр хастаханәсенә ярдәм буларак ясала. Монда хирургия, травматология, гинекология, акушерлык юнәлеше кебек махсуслашкан ярдәм күрсәтеләчәк.

Гади итеп әйтсәк, кеше юл транспорт хәлакәтенә юлыкса, монда китергәч анда коронавирус табылса, аны йогышлы чирләр хастаханәсенә түгел, ә РКБга озатачаклар. Монда ковидтан да дәвалыйлар, операция дә ясый алалар. Хәзер Казанда зурлар өчен 7 Ковид-госпиталь эшли. Шуларның икесе бу атнада кабат ачылды. Балалар өчен аерым хастаханә бар. Республикада сезонлы авырулар, ОРЗ, ОРВИ очраклары арта. Табипларга эшләү көннән-көн авырлаша, диләр министрлыкта. Хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр дә, табипны өйгә чакыручылар да бермә-бер арткан.

Владимир ЖАВОРОНКОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары:
- Нагрузка бик зур, шалтыратулар күп.

Инде бер ай мәктәпләр гадәттәгечә эшли. Мәгариф системасында 17 кешедә коронавирус ачыкланган. Сентябрь дәвамында 4 мең ярым укучы температурасы булганлыктан, дәресләргә кертелми. 16 мәктәпнең 34 классында белем бирү вакытлыча туктатылган.

Бер атна эчендә Россиядә коронавирус белән авыручылар саны кискен артты. Әле җиде көн элек кенә илдә Ковид19 йоктыручылар саны көненә 7 мең ярым булса. Хәзер ул 9 мең ярымга җитте. Бу атнада Владимир Путинның 2 көн рәттән - башта хөкумәт, аннары төбәкләр белән ковид буенча киңәшмәләр уздыруы да юкка тугел.

Чаллыда да үзеңне саклау урынына башка хәл күзәтелә. Халыкны битлек кимәгән өчен 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф янавы да курыкмый. Бу атнада гына Яр Чаллыда 329 беркетмә төзелгән. Республика иң зур саннарның берсе бу.

Илнур ЗАКИРОВ, Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия и неонатология кафедрасы доценты:
- Халык ияләнде. Май айларында курыккан иде. хәзер бетте ул. Кеше үзен коронаны кичердем дип уйлый. Ләкин кеше кабаттан чирләргә мөмкин. Аның иң куркынычы - башта коронаны җиңел уздырса, аннары авыр кичерүе бар.

Коронавирусның икенче дулкынын көтәргәме?

Хәлит ХӘЕРТЫНОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы чирләр буенча баш белгече:
- Бу беренче дулкынның дәвамы. Ләкин арту күзәтелә. ОРВИ. Маска кисәләр, дөрес итеп кисәләр, бу вируслар таралуын туктата. ОРВИ да кимиячәк.

Бүген республика киңәшмәсе тулысынча диярлек коронавирус хәлләренә багышланган иде. Президент даими рәвештә саннар белән танышып торуга карамастан, бугенге җыелыш шактый "кайнар" килеп чыкты. Эчке эшләр министрлыгы районнарда битлек реҗимын үтәмәүләрен һәм эш белән тикшерунең начар дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп утте.

Президент районнарның мондый салкын мөнәсәбетен аңламады. Ул узган шимбәдә бу эшне көчәйту бурычы куйган иде. Кемдер, курәсең, ишетмәгән.

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ:
- Почему мы им должны делать замечание? Это их работа. Проверьте и с каждым разберитесь. Почему этот бардак происходит. У нас есть только 1 рубильник. Мы можем всё закрыть. Вы этого хотите? Но это самый дорогой путь. 78 человек мы потеряли.

Бу атнада тагын 2 кеше ковидтан улде. Яңа атна безгә гомумән хәлнең кайсы якка барасын курсәтергә тиеш. Чөнки алдагы көннәрдә сентябрьнең икенче яртысында узен сакламаган, тиешле таләпләрне үтәмәгән кешеләрнең вирус йоктыруы ачыклана башлый. Димәк, киңәш тә, таләп тә бер. Без катлаулы чорга керәбез. Үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне сакларга!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров