Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның 100 мәчетендә татар телен өйрәтә башладылар

Татарстанның 100 мәчетендә татар телен өйрәтә башладылар

https://tnv.ru

02 Октябрь 2020, 14:11

259

0

Бүген Татарстанның 100 мәчетендә татар телен өйрәтә башладылар. Мондый дәресләр өченче ел рәттән уздырыла. Аларда 1300 кеше укып чыккан. Быелгы курсларның яңалыгы - хәзер татар тарихы да укытыла.

Татарстанның 100 мәчетендә татар телен өйрәтә башладылар
Монда татар хәрефләрен өйрәнүдән башлыйлар. Сәгадәт Хәмитова Магнитогорскида туып үскән. Гомер буе туган телдә сөйләшергә хыялландым, ди. Бүген беренче генә дәрес, ә ул инде яңа татарча сүзләр белә.

Сәгадәт ХӘМИТОВА, татар теле курсларын узучы:
- Мне тяжеловато конечно, но я очень хотела выучить язык. Именно "әдәбият". Я научилась уже говорить "бик зур рәхмәт".

Укулар бушлай. Дәресләр көннең төрле вакытында уза. Казанның "Хөзәйфә" мәчетендә - иртәнге якта. Һәр укучының үз максаты.

Рәифә ҖӘМИЛОВА, татар теле курсларын узучы:
- Телне яхшырак өйрәнәсем килә, тарихын, килеп чыгышын.

Земфира МОЗАФАРОВА, татар теле курсларын узучы:
- Үзебез өйрәнгәч, оныкларга өйрәтә алабыз.

Дәресләр татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен. Россия Ислам институты тарафыннан әзерләнгән дәреслекләр буенча укыйлар. Укыту барлык мәчеттә дә бертөрле, шулай да һәр укучыга аерым игътибар бирелә.  

Флүрә ХАННАНОВА, «Хөзәйфә» мәчетендә татар телен укытучы:
- Башта әңгәмә үткәреп, аңа нәрсә җитмәгәнен аңлыйм. Кайберләре белән хәтта әлифбадан башлыйбыз.

Быелдан татар теле курсларында Татарстан һәм ислам тарихлары да өйрәнеләчәк. Мәсәлән, әлеге мәчетнең исеме Хөзәйфә булуын күпләр белсә дә, Хөзәйфәнең кем икәнен әйтә алмыйлар. Ә курсларга йөрүчеләр исә моны беләчәк.

Республика мәчетләрендә татар телен 2018 елдан укыталар. Өч ел эчендә 1300 кеше белем алган. Кайсы динне тотуларына карамастан.  

Рафыйк хәзрәт МӨХӘММӘТШИН, Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры:
- 40% катнаш гаиләләрдән, 20% башка милләт, 40% татарлар үзләре.

2021 ел Татарстанда Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татар телен белергә теләүчеләр күбрәк булса, биредә сөенәләр генә. Курсларга язылыр өчен якын-тирәдә урнашкан мәчеткә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кызыксынучылар мәглүматны Татарстан Диния нәзарәте сайтында да таба ала.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров