Онлайн трансляция

Свернуть

Битлекләрне 2022нче елга кадәр киячәкбез!

Битлекләрне 2022нче елга кадәр киячәкбез!

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2020, 17:59

236

0

Роспотребнадзор санитар кагыйдәләргә үзгәреш керткән. Татарстандагы идарә бу карардан хәбәрдар. Дөрес, санитар-эпидемиологик хәл кисәк кенә яхшырып куйса, аның үз көчен югалту мөмкинлеген дә кире какмыйлар.  Тик әлегә бу хакта хыялланырга гына кала. Чөнки Россиядә дә, республикада да күрсәткеләр һаман арта. Бүген чираттагы антирекорд теркәлде. Бу шартларда чыршы бәйрәмнәрен ничек үткәрерләр һәм корпоративларга рөхсәт бармы?

Битлекләрне 2022нче елга кадәр киячәкбез!
Хуҗаларына үз рестораннарын нәкъ төнге сәгать 12 сукканда бикләп куярга туры киләчәк, күрәсең. Чөнки аларның эш сәгате нәкъ шул вакытка кадәр. Бәйрәм дип, берәүгә дә искәрмә ясарга уйламыйлар. Ә инде Яңа елны кеше арасында каршыларга теләүчеләргә урамга - Чыршы янына чыгарга киңәш итәләр.

Любовь АВДОНИНА, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары
- Яңа ел төнендә ачык һавада уза торган чаралар буенча чикләүләр юк. Боз шәһәрчекләре, Чыршы мәйданнарына чыгарга була. Ә менә бина эчендә 100 кешедән дә күбрәк җыелырга ярамый. Корпоративларны эш урынында үткәрү тыела. Кафе, ресторанга барган очракта урын 1 кешегә 4 квадрат метрдан да ким булмаска тиеш.

Алай да мөмкинлек булса, яңа елны өйдә үткәрегез, ди Роспотребнадзор. Ул бит гомер-гомергә гаилә бәйрәме иде. Өстәвенә, быел вәзгыять мәҗлесләрлек түгел. Авыручылар саны кимергә уйламый. Соңгы тәүлектә Татарстанда тагын 76 яңа очрак. Бу көзге айларда иң югары күрсәткеч.

Рәмзилә ГАФИЯТУЛЛИНА
- Ә битлекләрне әле 2022 нче елга кадәр киеп йөрергә туры килүе ихтимал. Роспотребнадзор санитар кагыйдәләрне катгыйлаштырырга карар кылган. Моңарчы битлекле режим март ахырына кадәр дәвам итәчәк дип фаразласалар, хәзер аны тагын да озайтырга мөмкиннәр.

Кайбер белгечләр аларны кими йөрүчеләргә штрафны арттырырга кирәк дигән фикер җиткергән иде. Бүген белдеруләренчә, моны Роспотребнадзор хәл итми. Әлегә булганы җиткән, ди Любовь Авдонина. Исегезгә төшерәбез, җәмәгать транспортында битлексез йөргән өчен штраф - 15 мең сум. Авырып савыкканнарны тернәкләндерү дәвам итә. Бу мөмкинлек хәзер балалар өчен дә тудырылды. Әйтик, Казанның 18 нче хастаханәсендә.

Владимир ЖАВОРОНКОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары
- Стационарда яткан баллар файдалан ала.

Социаль челтәрләрдә "мин сырхауханәдән табиб" дип кеше алдап йөрүче мошенниклар турында язучылар бар. Сәламәтлек саклау министрлыгында мондый очраклар турында белмиләр. Алай да чакырылмаган кунак шик уятса, сырхауханәгә шалтыратып төгаенләргә киңәш итәләр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров