Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанга кайтартылган «Спутник Ви» вакцинасының 91 проценты тотылган инде

Татарстанга кайтартылган «Спутник Ви» вакцинасының 91 проценты тотылган инде

https://tnv.ru

28 Январь 2021, 16:20

210

0

Татарстанга кайтартылган «Спутник Ви» вакцинасының 91 проценты тотылган инде. Бер генә микъдар прививка калмаган районнар да бар. Иртәгә республикага вакцинаның яңа партиясен алып кайтачаклар. Оешмалар һәм уку йортлары исә прививка ясый торган пунктларны үзләрендә ачарга әзерләнә. Алар кайчан эшли башлаячак һәм әлегә моңа нәрсә комачаулый?

Татарстанга кайтартылган «Спутник Ви» вакцинасының 91 проценты тотылган инде
Массакүләм вакциналаштыру башланганга 2 атна вакыт кына узды, ә прививкаларның күп өлеше инде ясалып беткән. Бүгенгә Республикада барлыгы 12 134 кеше коронавируска каршы прививка алган.

Владимир ЖАВОРОНКОВ,Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары:
- Халык хәзер килә, 91% вакцинаны без инде ясадык. 1-2 көндә яңа партия көтәбез.

Вакциналаштыруга оешмалар да теләп кушыла. Мәсәлән, кичә Казан вертолет заводы хезмәткәрләре прививка ясата башлады.

Прививка ясый торган мобиль бригадалар җибәрүне сорап, Сәламәтлек саклау министрлыгына көн саен дистәләгән оешма мөрәҗәгать итә. Әмма әлегә мобиль бригалар җибәрү мөмкин түгел. Чөнки вакцинаны махсус суыткычларда сакларга кирәк. Шуңа күрә әлегә барлык хезмәткәрләрне прививка ясату өчен хастаханәләргә җибәрәләр.

"Камаз", "Соллерс Форд" кебек оешмалар суыткычлар сатып алып, прививка ясату үзәкләрен үзләрендә ачарга җыена. Ә җитештерүчеләр исә вакцинаны тиздән җылыда саклана торган итеп тә чыгара башларга ниятли. Шул вакытта прививкаларны оешмаларда да ясарга мөмкин булачак.

Республикада коронавируска каршы прививканың икенчесен әлегә ике меңнән артык кешегә кадаганнар. Беренче прививканы ясатып, төрле сәбәпләр аркасында икенчесен алырга килми калучылар да бар, диләр. Әмма андыйлар күп түгел.

Владимир ЖАВОРОНКОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары:
- 0,2% кулланылмаган. Бу бик бәләкәй процент, куркыныч түгел.

Вакциналыштыруга танылган шәхесләр дә кушыла. Алар арасында "Камаз"ның генераль директоры Сергей Когогин, якташыбыз, федераль телеканал алып баручысы Лилия Гильдеева, "Алтын Казан" мюзиклы режиссеры Михаил Панджавидзе бар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров