Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ковидка каршы прививка ясатты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ковидка каршы прививка ясатты

https://tnv.ru

26 Март 2021, 14:55

233

0

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Республиканың диния нәзарәте, епархия вәкилләре ковидка каршы прививка ясатты. Хәзерге вәзгыятьтә үзеңне вирустан саклауның иң кулай юлы шул диләр. Аны кадатып антитәнчекләргә ия булучылар да арта. Җитмәсә озакламый хаҗ сәфәре. Изге урыннарга барып шәригать кануннарын үтәү өчен үзеңне алдан ук вирустан саклау мөһим диләр. Дин әһелләре прививкага ничек әзерләнгән?

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ковидка каршы прививка ясатты
Прививка алдыннан анкета тутыралар. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин моңарчы авырмаган, чирләүчеләр янында да булмаган. Алга таба да үзен саклау өчен привика ясатырга килгән.

- Алла бирса бернинди зыяны булмас дип уйлыйм, раббыбыз шифа бирсен.

Россиядә вациналарны сайлау мөмкинлеге бар ди мөфти, алар турында күп укыган. Мөселманнарга ЭпиВакКорона туры килә ди. Шуны ясатты да.

Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН, Татарстан мөфтие:
- Без карадык улямалар белән бу синтетический пептидный булгач безгә ул туры килә.

Икенче прививканы ясату 15нче апрельгә туры килә. Ул ураза вакыты, шуңа аны мөфти ахшам намазыннан соң гына кадатачакмын ди. Хәзер аңа табиблар битлек киюне дәвам итеп, үз үзен сакларга киңәш бирде.

Наталья ШӘЙХРАЗИЕВА, Казанның 7нче сырхауханәсендә эпидемиология бүлеге мөдире:
- Битлек кию мәҗбүри, привика ясатучыларга берни үзгәрми, 21 көн буе икенче привикага кадәр үзләрен саклыйсы, кулларны антисептик белән эшкәртү кирәк.

Бүген Диния назәрәте вәкилләре белән беррәттән Казан епархиясендәгеләр дә прививка ясатырга килде. Алар спутник ви кадата. Ниятләре изге.

Владимир САМОЙЛЕНКО, Казан епархиясе идарәсе сәркатибе:
- Дистәләгән рухани прививка ясатты, кайберләре авырды , аларда антитәнчекләр бар. Куркам дип тормыйбыз, бу кирәкле әйбер, үз үзеңне якыннарыңны саклау ысулы.

Булат хәзрәт МӨБАРӘКОВ, Казан шәһәре казые:
- Әгәр антитела булмаса привика шаригатҗ буенча рухсәт ителә.

Декабрь башында 7нче шәһәр хастаханәсе базасында эпивакорона вакцинасын сынау башланды. Ул июнь аена кадәр дәвам итә. Күпме кешедә антитәнчекләр булуы турында шунда хәбәр итәчәкләр. Монда спутник ви вакөинасын да ясатырга була. Аны 4600 кеше кадаткан инде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров