Онлайн трансляция

Свернуть

Бер айга якын сусыз утыралар!

Бер айга якын сусыз утыралар!

https://tnv.ru

25 Март 2021, 16:37

207

0

Казандагы Иске Горки бистәсендә яшәүчеләр бер айга якын сусыз утыра. Көннәр салкын булганга урамдагы үзәк торбалар каткан. 14 йортта су юк. Яшәү чыганагын кем каян булдыра ала - шуннан алып кайталар.10 елек тә бистәдә шундый хәл булган. Тик ул чакта  урамдагы колонкалардан су килгән. Хәзер анысы да каткан. Водоканал хезмәткәрләре икенче көн җир казый тик, әлегә суүткәргечләре боздан арындыра алмыйлар.

Бер айга якын сусыз утыралар!
Минзилә Зарипова бу бистәдә 25 ел гомер итә. Әмма ай ярым сусыз торганнары булмый. Өйдә бишек баласы - оныгы да бар

Минзилә ЗАРИПОВА:
-Ашарга пешерергә. Эчәргә сатып алабыз. Ә савытлар юарга кичләрен малаем алып кайта.

Бистәдәге 14 йортта шундый хәл. Мунча да ай буе керелмәгән. Түбәдәге карны төшермичә торалар. Һәр тамчы чиләккә җыела.

Икенче көн Водоканал хезмәткәрләре урамдагы суүткәргечнең каткан урынын эзли. Тик әлегә боз кузгалмый.

Ирина КАЗНАЧЕЕВА
- Февральдә башка урамнарда ике авария булган иде. Шуңа суны туктатып тордылар. Салкын көндә су йөрмәгәч катты инде.

Илдар САФИУЛЛИН
- Мондый хәл бистәдә 10 ел элек бер булган инде. Тик ул чакта халык урамдагы колонкалардан су ташый алган. Ә хәзер күргәнебезчә монда да су килми. Шуңа кем кайда, ничек булдыра ала, өйгә шулай су алып кайта - дим.

Эшчеләр туң җирне казып суүткәргечкә пар җибәрә. Бистәдә су кайчан булыр? Сорауны без буген Водоканалга юлладык. Анда аңлатуларынча, хәзер төп эш - бозны эретү генә түгел, җир астындагы суүткәргечләрнең торышын да ачыклау. Чөнки аны бистәдә яшәүчеләр куп еллар элек узләре сузган була.

Эльвира ЛИВАДА, «Водоканал» оешмасы матбугат хезмәткәре:
- Торбалар ничек салынган, нинди тирәнлектә яталар, нинди диаметрдагы суүткәргечләр кулланылган - берни белмибез. Аны җылыту өчен пар чыгаручы генератор машинасы гына җитми. Шунлыктан әлеге мәсәләне хәл итү вакыты да сузыла.

Минзилә ЗАРИПОВА
- Кем каян булдыра, Балалар эштән алып кайта. Нинди савыт бар - шешәләр, бидоннар белән.

Водоканалда әйтүләренчә, халыктан гариза булса бистәгә су тутырылган автоцистерналар китереләчәк. Ә краннардан к су килү вакыты торбаларда бозның кайчан эрүенә бәйле.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров