Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тәүлек эчендә 52 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Татарстанда тәүлек эчендә 52 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

https://tnv.ru

12 Июль 2021, 15:02

948

0

24 кеше ашыгыч госпитализацияләүгә дучар булды.

Татарстанда тәүлек эчендә 52 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
12 июльдә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республика җирлегендә  коронавирус йогышы белән зарарлануның 52 яңа очрагы теркәлү турында хәбәр итте.

24 кеше ашыгыч госпитализацияләүгә дучар булды, калганнарына яшәү урыны буенча ярдәм күрсәтергә планлаштыралар.

Зарарлану очракларының күбесе Казанда – 18, тагын 17 Чаллыда ачыкланган. Азнакай, Мөслим һәм Түбән Кама районнары – 2әр зарарлану очрагы, Татарстан Республикасының Аксубай, Актаныш, Алабуга, Лаеш, Лениногорск һәм Минзәлә районнарында берәр авыру исәпләнә. Республиканың Тукай районында 5 очрак теркәлгән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров