Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус нәтиҗәсендә 6 кеше вафат булган

Татарстанда коронавирус нәтиҗәсендә 6 кеше вафат булган

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2021, 09:59

317

0

Татарстанда коронавирус нәтиҗәсендә 6 кеше вафат булган
6 сентябрь кичендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус йоктырганнан соң вафат булган республика халкы саны буенча мәгълүматларны яңартты. Аларның гомуми саны 698гә җиткән.

Авыру нәтиҗәсендә 84 һәм 78 яшьлек ике хатын-кыз вафат булган. Моннан тыш, коронавирус 85, 78, 68 һәм 59 яшьлек дүрт ир-атның гомерен өзгән.

Министрлыкта татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза белән билгеләнгән, коронавирус булу расланган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров