Онлайн трансляция

Свернуть

"Рубин" иптәшләрчә уенда җиңелүгә дучар булды

"Рубин" иптәшләрчә уенда җиңелүгә дучар булды

https://tnv.ru

06 Сентябрь 2021, 17:59

280

0

"Краснодар" белән исәп 1:3 тәмамланды.

"Рубин" иптәшләрчә уенда җиңелүгә дучар булды
Җыелма командалар Дөнья Чемпионатына эләгү өчен көч сынашкан вакытта, "Рубин" һәм "Краснодар" иптәшләрчә уен уздырды.

Кызганыч, "Рубин" өстен чыга алмады, әмма бу очрашу яңа уенчылар белән танышырга мөмкинлек булды. Данияле Андерс Дрейер һәм россияле Герман Онугха бу уенда үзләрен актив күрсәте, әмма нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешә алмадылар.

Соңыгы исәп - 1:3. "Рубин"да исә бердәнбер голны Солдмурод Бакаев кертте.

"Рубин" РПЛның киләсе матчын 13 сентябрь Казанда Екатеринбургның "Урал"ына каршы уздырачак. Очрашу 18:30 башланачак.

Фото: rubin-kazan.ru




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров