https://tnv.ru
01 Октябрь 2021, 11:33
197
0
![Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат булган](https://s.tnv.ru/iblock/fa5/fa535a5b00cf1bcb3027fc009e79496f/candle_g9.jpg)
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә республикада COVID-19 вирусыннан тагын 5 кеше вафат булган. ТР пандемия башланганнан бирле коронавирус корбаннарының гомуми саны 748гә җиткән.
Ковидның яңа корбаннары арасында 86, 74 һәм 62 яшьлек өч хатын-кыз, шулай ук 69 һәм 52 яшьлек ике ир-ат бар. Татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза белән расланган.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0