Онлайн трансляция

Свернуть

Быел РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе катнашында 10 татар мәчете төзекләндерелгән

Быел РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе катнашында 10 татар мәчете төзекләндерелгән

https://tnv.ru

30 Сентябрь 2021, 17:52

318

0

Быел РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе катнашында 10 татар мәчете төзекләндерелгән
2021 елның башлангыч нәтиҗәләре буенча, Татарстан, Марий Эл, Чувашия Республикаларында һәм Пенза өлкәсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды катнашында 10 татар мәчете төзекләндерелгән. Моннан тыш, мөселман эшкуарлары тагын 4 мәчет төзүгә өлеш кертте һәм 3 мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәткән.

Битараф булмаган мөселман эшмәкәрләре ярдәме белән, авыл мәчетләрендә түбәләр төзекләндерелде, диварлар ныгытылды, пыяла пакетлар һәм ишекләр куелды, биналар җылытылды, җиһазлар һәм әдәбият сатып алынды, мәчетләр янындагы территория матурланган.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия эшчәнлегендә мөселман белем бирү проектларына, мөселман уку йортларына һәм ислам дисциплиналары укытучыларына ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып тора. Ай саен РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды социаль әһәмияткә ия булган төрле инициативаларга акча тота.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров