Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус аркасында 8 кешенең гомере өзелгән

Татарстанда коронавирус аркасында 8 кешенең гомере өзелгән

https://tnv.ru

14 Октябрь 2021, 10:43

552

0

Коронавирус аркасында үлүчеләр саны 823кә җиткән.

Татарстанда коронавирус аркасында 8 кешенең гомере өзелгән
Соңгы тәүлектә коронавирус аркасында Татарстанда 8 кешенең гомере өзелгән.. Шулай итеп, республикада пандемия башыннан алып корбаннар саны 823кә җиткән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыруның яңа корбаннары арасында 80 һәм 62 яшьлек ике ир-ат бар. Моннан тыш, COVID-19 вирусы аркасында 80, 72, 71, 68, 64 һәм 62 яшьлек алты хатын-кыз вафат булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров