Онлайн трансляция

Свернуть

Казанга юлларны кардан чистарту өчен өстәмә рәвештә 55 берәмлек техника кайтарылачак

Казанга юлларны кардан чистарту өчен өстәмә рәвештә 55 берәмлек техника кайтарылачак

https://tnv.ru

14 Октябрь 2021, 10:15

437

0

Казанга юлларны кардан чистарту өчен өстәмә рәвештә 55 берәмлек техника кайтарылачак
Кышкы сезонда Казан урамнарының чисталыгын 560 берәмлек махсус техника һәм меңнән артык төзекләндерү предприятиесе хезмәткәрләре тәэмин итәчәк. Урам чисталыгын вакытында карап тору өчен махсус рәвештә 55 техника кайтартылачак.

Транспорт эшен юлларны чистартуның киңәйтелгән маршрутлары белән яңартылган мониторинг системасы ярдәмендә контрольдә тотачаклар.

Техниканың алдынгы эшләнешен һәм кышка әзерлеген Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде. Ул «Горводзеленхоз» МУП трестында булдылар, анда кар чистарту машиналары автопаркын карады һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралашты.

Казан Мэры техникаларның 15 октябрьдән кышкы сезонга күчүен әйткән. Техниканың 93% мондый шартларда эшләүгә әзерләр инде.

Чыганак һәм фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров