Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 7 кеше коронавирус аркасында вафат булган

Татарстанда 7 кеше коронавирус аркасында вафат булган

https://tnv.ru

15 Октябрь 2021, 09:47

698

0

Татарстанда 7 кеше коронавирус аркасында вафат булган
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бер тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус нәтиҗәсеннән 7 кеше вафат булган. 14 октябрьгә COVID-19 вирусыннан корбаннар саны 830га җиткән.

Яңа корбаннар арасында 89, 74 һәм 72 яшьлек өч ир-ат бар. Моннан тыш, вирус 82, 79, 74 һәм 68 яшьлек дүрт хатын-кызның гомерен өзгән.

Татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров