Онлайн трансляция

Свернуть

Камал театрының яңа бинасына конкурсның 8 финалисты билгеле булды

Камал театрының яңа бинасына конкурсның 8 финалисты билгеле булды

https://tnv.ru

14 Октябрь 2021, 17:34

541

0

Камал театрының яңа бинасына конкурсның 8 финалисты билгеле булды
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара конкурсның 8 финалисты билгеләнде. Кичә Казанда шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри дөньяның 14 иленнән 26 консорциумның һәм 13 шәхси конкурсантның гаризаларын карады. Финалга 8 катнашучы үтте, дип хәбәр итә Казан шәһәренең җирле үзидарә органнарының рәсми порталы.

Экспертлар аларны берничә критерий буенча бәяләгән, алар арасында – портфолиода тәкъдим ителгән проектларны тормышка ашыру дәрәҗәсе һәм релевантлыгы, эссеның эчтәлеге һәм булачак театрның тәкъдим ителә торган идеясе.

Төп архитектура концепциясе Казанның тарихи үзәген тотрыклы үстерү концепциясен исәпкә алырга тиеш, дип билгеләде И.Метшин.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров