Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тәүлек эчендә 110 кеше коронавирус белән зарарланган

Татарстанда тәүлек эчендә 110 кеше коронавирус белән зарарланган

https://tnv.ru

15 Октябрь 2021, 12:40

1014

0

Бу - пандемия башланганнан бирле тәүлек эчендә зарарлануның иң зур күрсәткече.

Татарстанда тәүлек эчендә 110 кеше коронавирус белән зарарланган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 110 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

110 кешенең утыз берен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренә туры килә. Биредә 52 һәм 27 кеше авырый. Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында 9 һәм 5 авыру очрагы табылган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров