Онлайн трансляция

Свернуть

Республикада авыручылар саны тәүлегенә 180 кешегә җитте

Республикада авыручылар саны тәүлегенә 180 кешегә җитте

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2021, 17:28

266

0

Илдә эшләми торган атна башланды. Ул кешеләрнең аралашуын чикләр, коронавирусның таралуын туктатыр өчен 30ыннан 7сенә кадәр кертелде. Ә Татарстанда бүгеннән һәм хәл тотрыкланганга кадәр дәвам итәчәк. Чикләүләр бик төрле. Асылы - күңел ачу чараларын тулысынча диярлек туктату, башка учреҗдениеләрне эшләтү, әмма анда керәм дисәң, куар кодың булу. Ә бу инде прививка ясатуны күздә тота. Бу атнада да республика халкы вакцинаны күп ясатты. Уртача алганда көненә 20-30 мең тирәсе. Нәтиҗәдә миллион да 500 меңенче кеше теркәлде.  

Республикада авыручылар саны  тәүлегенә 180 кешегә җитте
Республикада авыручылар саны бу атнада тәүлегенә 180 кешегә җитте. Инде алтынчы атнасын бик катлаулы шартларда эшләүче медицина системасы, 11нче октябрдән кертелгән катгый чараларның беренче нәтиҗәсен көтә. Авыручыларга хәзер, пандемия башыннан биреле карасак, рекордлы сандагы — 17 мең ярым табиб хезмәт күрсәтә. Ә бу берөзлексез, инде 2 елга сузылган хезмәт. Яңа режимнан госпиталь табиблары нәрсә көтә? Кызыл зоналар ябылыр көн килерме?

Азат СИДУКОВ, Биектау районының йогышлы авырулар вакытлыча госпитале җитәкчесе:
- Хәл бик киеренке. Көн саен авыру билгеләре белән мөрәҗәгать иткән кешеләрнең 20сендә коронавирус бар дип шикләнелә. Монда дәваларга кирәк булганнарын алып калабыз.

Биектау районында пандемиягә кадәр, йогышлы авырулар бүлеге бөтенләй булмаган. Авыруларны башкалага җибәргәннәр.

2020нче елның май аеннан хастаханәнең ике бүлеге — хирургия һәм терапия бүлекләре йогышлы авырулар вакытлыча госпиталенә әйләндерелә. хәзер монда 80 кеше ята. Шулкадәр үк табиб аларны дәвалый һәм карый.

Үзләрен аямый, ару-талу турында онытып, алар — авыруларның сызлануларын киметергә тырыша. Һәрберсенең йөзендә -битлек эзе. Махсус костюмны салмыйча сәгатьләр буе эшләргә туры килә. Смена вакытында ашарга мөмкинлек тә, хәер, вакыт та юк.

Эльмира Галиева терапевт булып 11 ел эшли. Кызыл зонада көн саен һәркемнең хәлен белеп, дәвалау алымнарын билгели.

Эльмира ГАЛИЕВА — табиб терапевт:
- Башта куркытты, мине гаиләгә кертмибез дә әйттеләр, анда барсаң кире кайтма диделәр. Андый хәл дә булды. Эшең булдый булгач, выход юк. Без булмагач, кем төзәлтсең аларны.

Азат СИДУКОВ Биектау районының йогышлы авырулар вакытлыча госпитале җитәкчесе:
-Табиблар, әлбәттә, җитми. Авыручылар күп. Көчәйтелгән режимда эшлиләр. Кемдер ята, кемдер чыга. Больничныйларын да карарга кирәк. Шуңа өстәп кайбер авыруларның хәле күзгә күренеп катлаулана, аларны да карарга кирәк. Дәваларга да кирәк.

Күпме көчне биреп тә, кеше гомерен саклап кала алмаганда, алар да елый. Пациентны аякка бастыра алганда — җиңү бәйрәм итәләр.

Пандемия бер бетәр дип ышана табиблар. Ә аларның ышанычлы карашы һәм игътибары күңелләрдә калачак, ди пациентлар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров